16+

Татарстанда кешеләр утырган автомобиль боз астына киткән

Ир-атларның берсен коткара алганнар.

Ир-атларның берсен коткара алганнар.

Татарстанда ике ир-ат утырган “Нива” автомобиле боз астына киткән. Вакыйганың шаһитлары аларның берсен коткарып калырга өлгерә.

Әлеге хәл Чистай районында Кама елгасында булган. Коткару хезмәтенә хәбәр бүген 11.06 сәгатьтә килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл ярдан 300 метр чамасы ераклыкта булган. Машина белән боз астына киткән ир-атны эзләү эшләре дәвам итә.

Коткаручылар су күтәрелү һәм зур ярыклар барлыкка килү сәбәпле бозга чыгуның куркыныч булуын искәртә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading