16+

Татарстанда хәерчелекне киметү буенча пилот проект эшли башлый

Россия Президентының май указларын гамәлгә ашыру җәһәтеннән, быелдан Татарстан 2024 елга кадәр хәерчелекне киметү буенча пилот проектында катнашачак.

Россия Президентының май указларын гамәлгә ашыру җәһәтеннән, быелдан Татарстан 2024 елга кадәр хәерчелекне киметү буенча пилот проектында катнашачак.

Бу хакта еллык коллегия утырышында Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде. Республикада яшәү минимумыннан түбәнрәк керемнәре булган 299 мең кеше исәпләнә. Аларның 95 проценты балалы гаиләләр. Әлеге пилот проекты кысаларында хәерчелекнең сәбәпләренә һәм структурасына анализ ясалачак, ярлы гражданнарның реестры булдырылачак, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар санын киметү буенча чаралар күреләчәк.

Бу уңайдан, Бөтендөнья Банкы белән Татарстан Хөкүмәте арасында Меморандум имзаланды. Сүз уңаеннан, Татарстанда быелның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы яшәү минимумына җиткерелде, хәзер ул 11 280 сумны тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading