16+

Татарстанда «Хозур ТВ» мөселман телеканалы эшли башлады

1 марттан «Таттелеком» җәмгыятенең IPTV челтәрендә, сынау рәвешендә, «Хозур ТВ» телеканалы эшли башлады. Телеканалның интернет-трансляциясен huzurtv.ru сайтыннан да карарга була.

Татарстанда «Хозур ТВ» мөселман телеканалы эшли башлады

1 марттан «Таттелеком» җәмгыятенең IPTV челтәрендә, сынау рәвешендә, «Хозур ТВ» телеканалы эшли башлады. Телеканалның интернет-трансляциясен huzurtv.ru сайтыннан да карарга була.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга хәбәр иткәнчә, мөселман телеканалы биш яшьтән алып 95 яшькә кадәрге тамашачыларга исәпләнгән.
– «Хозур ТВ» телеканалы безгә үз фикер-сүзләребезне җиткерү өчен бер мөнбәр дә булып тора. Телеканал тәүлек буе татар һәм рус телләрендә эшләячәк. Рус һәм татар телле тапшырулар 50гә 50 күләмендә булыр дип уйлыйбыз. Вәгазьләр генә түгел, кызыклы тапшырулар, фильмнар да күрсәтеләчәк. Балалар өчен мультфильмнар да куелачак, дип сөйләде матбугат очрашуында мөфти.

«Хозур ТВ» телевизион каналының төп максаты – җәмгыятьтә дини дәгъват һәм аңлату эшләрен алып бару, рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, халыкта толерантлык тәрбияләү. Тапшыруларда аерым игътибар дини секта һәм агымнарны фаш итүгә, милләтара һәм динара мәсьәләләргә, халык арасында ватанпәрвәрлек рухын тәрбияләүгә биреләчәк. Телеканал кысаларында белем бирү, мәгълүмати-аналитик, агарту, күңел ачу, гаилә кыйммәтләренә, бала тәрбияләү, мөселман киемнәре, сәяхәт, ислам фәннәре, тарихы, хокукы, география, милли традицияләргә багышланган программалар чыгару планлаштырыла. Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин сүзләренчә, интернет-каналда даими язылучыларның саны 170 меңгә якын кешене тәшкил итә. Аеруча зур кызыксыну уяткан кайбер тапшыруларны 1,5 миллионнан артык кеше караган. Бүгенге көндә «Хозур ТВ» рәсми массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлгән һәм таныклык алган, шулай ук телетапшырулар күрсәтүне гамәлгә ашыру өчен универсаль лицензиягә ия булган.

Телетапшырулар әзерләү өчен студия оештырылган, YouTube челтәрендә шәхси каналы эшли.
– Тапшыруларны үзебез дә әзерлибез, Иран, Дагыстан, Төркия, Чечнядагы хезмәттәшләребез дә ярдәм итә. «ТНВ» телеканалы белән дә элемтәдә торабыз. Кайбер тапшыруларыбызны «ТНВ» телеканалында да күрсәтергә уйлыйбыз, килешүләр төзелгән. Тапшыруларны ике телдә әзерләү эше дәвам итә, чит ил җитештерүчеләре белән документаль, фәнни-мәгълүмати һәм нәфис фильмнарны тәрҗемә итү һәм «Хозур ТВ» эфирына чыгару хакында сөйләшүләр бара. Тапшыруларны кызыклы итәргә тырышабыз, әйтик, ислам дине кабул иткән эшмәкәрләр белән, психолог, юристлар белән әңгәмәләр оештырылачак. Хатын-кызлар өчен махсус тапшыру каралган. Анда гаилә, яулык ябу, мөселман киеме, бала тәрбияләү, ир-хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы темалар урын алачак. Мөнәҗәтләр дә яңгыраячак. Телевидениедә эшләргә хезмәткәрләр дә алдык. Әлегә 12 кеше эшли, татар редакциясен дә булдырачакбыз, анда татар телен белгән тәҗрибәле журналистлар, операторлар, монтажлаучыларны җыябыз. Шушы көннәрдә тарихчылар, язучылар да үзләренең кызыклы идеяләре белән мөрәҗәгать итә башлады. Алар белән дә тапшырулар эшләргә уйлап торабыз, – диде Ришат Хәмидуллин.
«Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең маркетинг буенча директоры Александр Смирнов сүзләренчә, «Хозур ТВ» телеканалы 1 апрельдән цифрлы кабельле челтәрдә барлыкка киләчәк. Телеканал ике пакетка кертелгән. 121 каналлы «База» пакетында ул – 44нче, 63 каналлы «Оптима» пакетында 36нчы кнопкага урнашкан.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading