16+

Татарстанда хәзрәт өстенә кар ишелеп, авыр хәлдә хастаханәгә озатылган

Чирмешән районының Әмир мәчете имамы кар астында калган. Аны ашыгыч рәвештә Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.

Татарстанда хәзрәт өстенә кар ишелеп, авыр хәлдә хастаханәгә озатылган

Чирмешән районының Әмир мәчете имамы кар астында калган. Аны ашыгыч рәвештә Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.

Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Мәчеткә керү юлын чистартканнан соң, янкорма түбәсеннән кар төшерергә җыенган хәзрәт өстенә кар ишелеп төшкән. Люцир хаҗи Зыятдинов кар астында калган һәм бик нык имгәнгән. Аның хәле авыр дип бәяләнә. Хәзрәтне иртән мәчет яныннан үтеп баручы берәү кар астыннан чыгарган.

Лашман авыл башлыгы Рәфгать Фәттахов әйтүенчә, имам-хатип шактый имгәнгән.

- Төгәл генә әйтә алмыйм, әмма хәле җиңел түгел дип ишеттек. Ул бик тәртипле кеше, ялгышмасам, ике тапкыр хаҗда булган, авылыбызда зур хөрмәткә ия. Аның өчен бар авылыбыз белән борчылабыз, тизрәк терелсен иде дип телибез. Хаҗиебыз мәчеткә керә торган ишекнең кәрнизе өстен кардан чистарканда егылган, өстенә кар да төшкән. Моңа кадәр дә мәчетне ул карап тора иде. Күрәчәктер, күрәсең, – ди Рәфгать Фәттахов.
Люцир Зыятдинов хәзер Әлмәт хастахнәсендә дәвалана.  

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading