16+

Татарстанда киләсе эш атнасы 8 градус җылыдан башланачак

 Сишәмбе көнне үк, 6 апрельдә, термометр баганалары урыны белән 10 га кадәр күтәреләчәк.

 Сишәмбе көнне үк, 6 апрельдә, термометр баганалары урыны белән 10 га кадәр күтәреләчәк.

Дүшәмбе көнне, 5 апрельдә, Татарстанда көндез 3-8 градус җылылык көтелә. Шул ук вакытта урыны белән аз гына кар һәм яңгыр булуы мөмкин, дип белдерә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Сишәмбе көнне, 6нчы апрельдә термометр баганалары төнлә -1 дән -6 градуска кадәр тирбәләчәк, көндез - 5 дән 10 градуска кадәр күтәреләчәк. Синоптиклар явым-төшем көтелми, дип хәбәр итз. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading