16+

Татарстанда көнче ир көндәшенең машинасын яндырган

Чистай районында бер ир-ат чит кеше машинасын яндырган. Ул, хатыны белән очрашып йөри дип уйлап, көндәшенең милегенә зыян салган.

Татарстанда көнче ир көндәшенең машинасын яндырган

Чистай районында бер ир-ат чит кеше машинасын яндырган. Ул, хатыны белән очрашып йөри дип уйлап, көндәшенең милегенә зыян салган.

Чистайда яшәүче 55 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Ул 11 майга каршы төндә «Хэндэ» внедорожнигына ут төртүләрен сөйли. Машина бөтенләй янып беткән.

Автомобильгә ут төртүчене тиз арада тоткарлыйлар. Ул Татар Баганасы авылында яшәүче 42 яшьлек ир-ат булып чыга. Ут төртүче үз гаебен таный. Көнчелек аркасында җинаять кылуын сөйли. Бу ир-ат үзенең хатыны хыянәт итә дип уйлый. Имеш, машина хуҗасы — аның көндәше.

Әлеге вакыйгадан соң «Алдан уйлап милекне юкка чыгару яки җимерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзер көнче ирне ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Чыганак: intertat.tatar

Фото: https://pixabay.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading