16+

Татарстанда көненә 2 мең «электрон больничный» бирелә

Әдилә Гарифуллина Яшел Үзәндә яши. Авырып бер атна эшкә бара алмаган. Хәзер эш урыныннан “больничный” сорыйлар.

Әдилә Гарифуллина Яшел Үзәндә яши. Авырып бер атна эшкә бара алмаган. Хәзер эш урыныннан “больничный” сорыйлар.

“Документларны җыю, имзалар куйдыру шактый вакытны алыр дип борчылган идем, ә миңа барысын да  электрон формада ясадылар”, – ди Әдилә.

Татарстанда берничә ай эчендә хезмәткә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне электрон формада бирү 100 тапкырга артып киткән. Хәзер безнең республика бу мәсьәләдә 85 төбәк арасында икенче урында тора.

Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин әйтүенчә, бүген Россиядә 5 меңнән артык медицина учреждениесе  “электрон больничный”лар бирү процессында катнаша.

– Россия буенча барлыгы 2 миллион 600 “больничный” электрон формада рәсмиләштерелгән. Татарстан буенча бу күрсәткеч 180 меңне тәшкил итә”, – ди Рамил Гайзатуллин.
Республикада медицина учреждениеләренең яртысыннан күбрәгендә әлеге заманча алым кулланыла. Бу көненә 2 мең “больничный” электрон формада бирелә дигән сүз. Документларны электрон формада рәсмиләштерү вакытны янда калдырырга ярдәм итә. Шул ук вакытта кеше хезмәткә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне кәгазь формада да алырга хокуклы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading