16+

Татарстанда Коксаки белән авыручылар юк

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе республикада Коксаки вирусы таралу турындагы мәгълүматны кире кага. Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә шул чир белән авыручы балалар бар дип социаль челтәрләрдә таралган хәбәр дөреслеккә туры килми, ди алар.

- Кызганычка, соңгы елларда социаль челтәрләрдә әледән-әле ялган мәгълүмат тарала. Эбола вирусы банан, кытай мандарины аша таралган дигән хәбәр дөреслеккә туры килми. Энтеровирус белән авыручылар саны республикада узган елдагы күрсәткечләр кебек үк, - ди белгечләр.

Искәртеп үтик, Роспотребнадзор Төркиядә Коксаки вирусы таралу сәбәпле, анда ял итүчеләр өчен электрон «кайнар элемтә» ачты. Татарстанлылар мөрәҗәгатьләрен, Төркия дигән тамга белән, rpn.ei@tatar.ru электрон адресына юллый ала.

Мөрәҗәгатьтә Төркиядә кайсы вакытта булуыңны, хәлең начарланып китү көнен, вакытын, авыру билгеләрен, контакт мәгълүматларын, ял итү урынын, кунакханә исемен, Россиягә кайту вакытын, медицина ярдәме сорап ял вакытындамы, кайткач мөрәҗәгать иткәнсеңме, шулай ук туроператор һәм иминият компаниясе исемен - барысын да күрсәтергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading