Бу чаралар факт буенча яшәү урынына бәйсез рәвештә, Татарстан территориясендә контракт төзергә булган барлык гражданнарга кагылачак. Шулай ук әлеге ярдәм чаралары чит ил кешеләренә дә каралган, аларга закон нигезендә ИНН һәм РФ гражданлыгын алырга булышачаклар.
Шулай итеп, республика хакимияте битараф булмаган гражданнар, муниципаль хакимият органнары, җәмәгать оешмалары һәм Татарстан бизнес-структураларының уртак инициативасын хуплады. Татарстан контрактчыларын хәрбиләрнең теләкләрен исәпкә алып яхшыртылган экипировка белән тәэмин итәчәкләр.
Финанс ярдәменнән тыш, яңа патриот-контрактчыларга оештыру ярдәме (Казанда узган елдан «Батыр» контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәге эшли), барлык республика һәм федераль ташламалар, хәрбинең үзенә һәм аның гаилә әгъзаларына ярдәм итү һәм реабилитацияләү чаралары гарантияләнә. Хезмәткәре контракт төзегән предприятие аның эш урынын саклый һәм хезмәт хакы түли, кирәкле бар нәрсә белән тәэмин иткән, хәрбинең гаиләсен үз канаты астына ала.
Республика, контрактчыларның үтенечләреннән чыгып, даими рәвештә ярдәм күрсәтә: төрле җиһазлар, беренчел кирәк-ярак әйберләр һәм башка күп нәрсәләр җибәрелә. Махсус операция зонасында контрактчыларга ай саен Саклану министрлыгыннан 210 мең сумнан алып акча түләнә.
Искәртик, 27 майда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды. Ул акчалар РФ Саклану министрлыгы бирә торган 195 мең сум түләү белән кушылачак. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алганда, миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Комментарийлар