16+

Татарстанда коронавирустан тагын 5 үлем очрагы расланды

Республикада пандемия башланганнан бирле 380 кеше СОVID-19 корбаны булды.

Республикада пандемия башланганнан бирле 380 кеше СОVID-19 корбаны булды.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда COVID-19тан тагын 5 үлем очрагы расланды. Коронавирус өч хатын-кызның (1940, 1948, 1962 елгы) һәм ике ир-атның (1941, 1954 елгы) гомерен өзгән.

Үлем сәбәпләрен патологоанатомнар ачыклаган, дип ачыклык кертә республика оператив штабы.

15 мартка Татарстанда коронавирустан 380 үлем очрагы теркәлгән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading