16+

Татарстанда коронавирус белән авыручылар бер тәүлек эчендә 90 кешегә арткан!

Шулай итеп, барлыгы 10 мең 514 очрак теркәлгән.

Шулай итеп, барлыгы 10 мең 514 очрак теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 90 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 90 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 10 мең 514 очрак», - дип хәбәр итте ул.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, бер тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 43 кешесе терелгән, дип яза Татар-информ

География:
1.    Казан – 35
2.    Чаллы – 33
3.    Әгерҗе – 1
4.    Азнакай – 1
5.    Аксубай – 1
6.    Балтач – 2
7.    Бөгелмә – 1
8.    Чүпрәле – 3
9.    Яшел Үзән – 1
10.    Кама Тамагы – 1
11.    Минзәлә – 1
12.    Түбән Кама – 1
13.    Яңа Чишмә – 1
14.    Нурлат – 1
15.    Питрәч – 2
16.    Спас – 4
17.    Тукай – 1

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading