16+

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 13 процентка кимегән

Республикада тәүлек эчендә 129 коронавирус йоктыру очрагы ачыкланган.

Республикада тәүлек эчендә 129 коронавирус йоктыру очрагы ачыкланган.

Республикада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими. Узган атна белән чагыштырганда ул 13 процентка кимегән. Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Бер тәүлек эчендә республика территориясендә 129 очрак ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле 203 623 татарстанлы коронавирус йоктырган.

 Татарстанда элеккечә омикрон-штамм өстенлек итә дип өстәде Авдонина. Авыруның күпчелек очраклары җиңел формада яки ОРВИ тибында уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X