16+

Татарстанда коронавирус билгеләре булмаган, әмма вирус йоктыручылар ачыкланган

Бер авыру, кимендә, өч кешегә вирус йоктырырга мөмкин.

Бер авыру, кимендә, өч кешегә вирус йоктырырга мөмкин.

-Татарстанда коронавирус буенча вәзгыять яхшы түгел. Хәзерге вакытта республикада коронавирус йоктырган  25 кеше исәпләнә, шуларның 21 се читтән кертелгән очраклар. Шуны да әйтергә кирәк, авыручыларның 6 сында авыру билгеләре юк, - дип белдерде кулланучылар хоккукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе Марина Патяшина ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында. 

Ул шулай ук бер вируслы кеше, кимендә өч кешегә авыру йоктырырга мөкинлеген дә искәртте.

Сүз уңаеннан, Кытайда коронавирус билгеләре булмыйча да вирус йоктыручылар саны күбәйгән. Әлеге илдә пандемиянең икенче дулкынына әзерләнәләр һәм кайбер шәһәрләрне инде яба да башлаганнар. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading