16+

Татарстанда коронавирус йоктырган беренче кеше ачыкланды

Татарстан табиблары республикада коронавирус белән авырган беренче очракны ачыклаганнар. Коронавирус инфекциясе йоктырган кеше Франция гражданины булып чыкты.

Татарстанда коронавирус йоктырган беренче кеше ачыкланды

Татарстан табиблары республикада коронавирус белән авырган беренче очракны ачыклаганнар. Коронавирус инфекциясе йоктырган кеше Франция гражданины булып чыкты.

Бу хакта ТР Президенты матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Коронавирус инфекциясе йоктырган кеше Франция гражданины булып чыкты. Әлеге чит ил кешесе табибларга бөтен анализларны тапшырган һәм үзен-үзе карантинга урнаштырган. Анализ нәтиҗәләре буенча, Франция гражданины республиканың йогышлы авырулар больницасына урнаштырылган. Хәзерге вакытта хәле канәгатьләнерлек, температурасы күтәрелмәгән.

Роспотребнадзор хәбәрләренә караганда, соңгы тәүлектә Россиядә 21 коронавирус инфекциясе йоктырган очрак теркәлгән - дүртесе Мәскәүдә, берәр очрак Россиянең 14 төбәгендә.

Алданрак хәбәр иткәнебезчә, коронавирус инфекциясе ачыкланган чит илләрдә булып кайтучылар, яшәү урыннары буенча амбулатор-поликлиник оешмаларга мөрәҗәгать итеп, анализлар тапшыру мөмкинлегенә ия. 

Әгәр дә бер тәүлек эчендә анализ нәтиҗәләрен алмасагыз, сез сәламәт, коронавирус белән авырмыйсыз дигән сүз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading