16+

Татарстанда коронавирус йоктыруның өч яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда әлеге авырудан дәваланучылар саны 14 кә җитте.

Татарстанда әлеге авырудан дәваланучылар саны 14 кә җитте.

Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын өч очрагы ачыкланган. Бу хакта республиканың оператив штабы хәбәр итә.

Өч очракта да авыручылар чит илдә булуы мәгълүм. Аларның берсе Чаллыда, икесе Казандагы хастаханәдә дәваланачак.

Коронавирус йоктыручыларның хәлләре яхшы, тән температуралары югары түгел. Пациентларга тиешле барлык ярдәм дә күрсәтелә. Шулай ук алар белән контактта булган кешеләр дә медицина күзәтүе астында.

Россиядә коронавирус йоктыручылар саны 1 меңнән артып китте. Шуларның 14 се Татарстанда теркәлгән. 
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading