16+

Татарстанда коронавирус йоктыруның яңа 9 очрагы теркәлгән

Авыруларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә, аларның тормышына куркыныч янамый.

Татарстанда коронавирус йоктыруның яңа 9 очрагы теркәлгән

Авыруларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә, аларның тормышына куркыныч янамый.

Яшь категорияләренә караганда, 18-30 яшьлекләр – 2, 30-50 яшьлекләр – 4, 50-60 яшьлекләр – 3әү. Барысы да Татарстан кешеләре (4се – Казаннан, 3се - Чаллыдан, 1се - Әлмәттән, 1се- Биектаудан). Ике очрак читтән кайтучыларда.
 

Җиде очрак авырулар белән контактта булучылар. Бүгенге көндә республикада барлыгы 50 кешедә вирус табылды. 35е – Казан, 5се – Чаллы, 2шәр – Питрәч һәм Биектау, 1әр – Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә, Лаеш, Әлмәт һәм Пермьнән.

Бүген хастаханәдән дүрт кеше чыгарылды, алар Казанныкылар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading