16+

Коронавируслылар саны районнарда арта

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 43 яңа очрагы теркәлгән.

Коронавируслылар саны районнарда арта

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 43 яңа очрагы теркәлгән.

Республика буенча эпидемия игьлан ителгәннән бирле, COVID - 19 ны йоктыруның 4 мең очрагы теркәлгән. Аларның 2,8меңе савыгып чыккан.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыручы 43 кеше ачыкланган. Бер кеше читтән кайткан, калганнары әлеге чирне контакт аша йоктырган.
"18 кеше хастаханәгә озатылган, 25есе өйдә генә дәвалана", дип хәбәр ителә вирус белән көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә. Чирләүчеләр арасында бигрәк тә 30-50 яшь аралыгында булган кешеләр өстенлек итә. Чирләүчеләр саны буенча Казан беренче урында - 19 кеше. Моннан тыш COVID - 19ның 4 очрагы Яр Чаллыда, Биектауда һәм Яшел Үзәндә ачыкланган. Актанышта - 2, Кукмара - 1, Лаеш - 2,  Лениногорск -  2, Түбән Кама - 3, Питрәч һәм Теләче районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading