16+

Татарстанда коронавирусның 73 яңа очрагын ачыклаганнар

Соңгы ярты ел өчен әлеге саннар рекордлы санала.

Соңгы ярты ел өчен әлеге саннар рекордлы санала.

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 73 яңа очрагы ачыкланган, һәм бу ярты ел эчендә - 24 майдан бирле шактый югары сикереш.

Соңгы тәүлек эчендә әлеге чир читтән кайткан бер кешедә ачыкланса, калганнары элемтә аша йоктырганнар. 15 пациент хастаханәгә озатылган, 64 кеше өйдә генә дәвалана, аларда авыру җиңел яки симптомсыз гына үтә.

Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручылар 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 27 кеше, шулай ук 60 тан 70 яшькә кадәр - 19 пациент, шунысын да билгеләп үтик, узган тәүлектә коронавирус йоктыручылар арасында 2 бала да бар.

Казанда коронавирусның 45 яңа очрагы ачыкланган, Чаллыда - алты. Моннан тыш, Югары Ослан һәм Әлмәт районнарында авыручылар өчешәр, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, шулай ук Сабада икешәр хаста ачыкланган. Азнакай, Апас, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Лаеш, Кама Тамагы, Тукай районнарында берешәр йоктыру очрагы теркәлгән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X