16+

Татарстанда коронавирусның 92 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта инфекциягә каршы көрәш буенча республика оператив штабында хәбәр иттеләр.

Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта инфекциягә каршы көрәш буенча республика оператив штабында хәбәр иттеләр.

2 яңа очрак читтән кайткан кешедә расланган, калганнары элемтә аша йоктырган. 30 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 62 кешедә әлеге чир җиңелчә һәм симптомсыз үтә.
Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан - 42, Биектау районы - 9, Чаллы - 7, Буа һәм Лениногорск - 6 очрак, Лаеш - 4, Кама Тамагы һәм Чистай - 3 очрак, Тәтеш районында - 2. Яшел Үзән, Кайбыч, Нурлат, Питрәч һәм Тукай районнарында авыру очраклары берешәр.

Яшь буенча авырып китүчеләр: 18 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр арасында- 2 кеше, 18 дән 30 яшькә кадәр - 10 кеше, 30дан алып 50 - 30 га кадәр, 50 дән 60ка кадәр - 9, 60тан 70кә кадәр - 22, 70тән 80кә кадәр - 11, 80нән - 90га кадәр - 7, 90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында - 1 чир йоктыру очрагы.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading