16+

Татарстанда коронавирусның иң югары ноктасы 28 майда булачак

Аналитиклар Татарстанда коронавирусның иң югары ноктасы 28 майда булачак дигән яңа фаразлар җиткерде.

Татарстанда коронавирусның иң югары ноктасы 28 майда булачак

Аналитиклар Татарстанда коронавирусның иң югары ноктасы 28 майда булачак дигән яңа фаразлар җиткерде.


Инностейдж компаниясе экспертлары Татарстанда коронавирус белән авыруның иң югары ноктасы кайчан булачагы турында яңа фаразлар әйтә. Аларча, бу 28 майда булырга тиеш. Моның турында “Реальное время” яза.

Бу вакытка үзизоляция булмаган очракта Татарстанда 25 меңгә якын авыру йоктыручы булачак. Карантин чаралары кирәкле нәтиҗәне бирмәсә, бу саннар ике тапкырга ким булачак. Иң яхшы сценарий булганда экспертлар 7 меңнән ким булыр дип фаразлый. Элегрәк аналитиклар, үзизоляция булмаганда Татарстанда пандемиянең иң югары ноктасында көненә 200әр кеше үлә, ә авыру йоктыручыларның саны 360 меңгә җитәчәк, дигән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading