16+

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 194кә җитте

Соңгы тәүлектә тагын ике кеше үлеме расланды.

Соңгы тәүлектә тагын ике кеше үлеме расланды.

Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның ике очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта.

Коронавирустан 1938 елгы ир-ат һәм 1946 елгы хатын-кыз дөнья куйган.

Ведомствода чирнең ничек узуына бәйле нечкәлекләрне атамадылар. Шулай да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануын һәм вирусның идентификацияләнүен искәрттеләр.

Шул рәвешле, 3 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 194кә җитте.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading