16+

Татарстанда коронавирустан ничә табиб вафат булган?

Урыннары җәннәттә булсын!

Татарстанда коронавирустан ничә табиб вафат булган?

Урыннары җәннәттә булсын!

 Быел Татарстанда коронавирустан 20 табиб вафат булган. «Кызганыч, пандемия чорында 20 табибны югалттык, аларның уникесе дәүләт сәламәтлек системасында эшли», — диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат конференциясендә.

Ул республикада коронавирустан барлыгы 185 үлем очрагы теркәлгәнен әйтте. Аларның санын биш округка бүлеп күрсәтте.

«Үзәк округта 43,7 процент, төньяк-көнчыгыш округы (үзәге — Яр Чаллы) — 39 процент, Түбән Кама округы — 4 проценты, көньяк-көнчыгыш округ (үзәге — Әлмәт) — 8, 5 процент, Кама аръягы зонасы (үзәге — Чистай) — 4,8 процент», — диде министр урынбасары.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading