16+

Татарстанда коронавирустан ундүртенче авыру үлде

Татарстанда бүген коронавирустан 14 нче үлем очрагын расладылар.

Татарстанда бүген коронавирустан 14 нче үлем очрагын расладылар.

Бу хакта ТР Президенты матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр итте.  Түбән Камада яшәүче 80 яшьлек хатын 20 июньдә вафат булган.

12 июньдә ул Түбән Кама үзәк хастаханәсе базасында оештырылган COVID-19 дәвалаучы бүлеккә китерелә. Хатынга ике яклы пневмония диагнозы куела. Табиблар әйтүенчә, чир шактый үзенчәлекле үтә. Хатын-кызда берьюлы - шикәр чире, бөер җитешсезлеге һәм хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булган, дип ачыклык кертте Галимова.  Табиблар патолог-анатомик экспертизадан соң үлем сәбәбен ачыклаган.  

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән чирләүнең 40 яңа очрагы ачыкланды, барысы да - элемтә аша. 30 кеше өйдә дәвалана, 10сы хастаханәгә озатылган.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading