16+

Татарстанда коточкыч янгыннан 9 кешене коткарганнар

Әлмәттә янгында тугыз кеше коткарылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бүген иртәнге сәгать унда 112 бердәм номерына Шевченко урамындагы йортларның икенче катында кухня яна башлавы турында хәбәр килде.

Биш минуттан соң янгын сүндерүчеләр килеп җиткән. Подъездда каты төтен булган, төтен күрше фатирларга да үтеп керә башлаган.
Башлангыч версия буенча, янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында башланган. Йорт хуҗалары югалып калган, янгын сүндерүчеләргә шунда ук шалтыратмаган. Ашыгыч хезмәтләрне шаһитлар чакырткан.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading