16+

Татарстанда ковид белән авыручылар саны 10 меңгә җитте

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19ның яңа 76 очрагы ачыкланган.

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19ның яңа 76 очрагы ачыкланган.

Республикада ковид инфекциясе тарала башлаганнан бирле 10 мең кеше авырган. Бу хакта ТР буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Узган тәүлектә республикада яңа коронавирусның 76 очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, үсеш буенча - 10000", - диелә ведомство хәбәрендә.
Татарстанда COVID-19ның 76 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2 се читтән кайткан кешедә ачыкланса, 74е элемтә аша йоктырган.

12 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча хасталар:
18 яшькә кадәр - 4
18 дән 30 - 5
30дан 50 - 36
50 дән 60 - 12
60 тан 70 кә кадәр - 11
70 тән 80 - 6
80нән 90 - 2

Географик бүленеш:
1.    Казан - 48
2.    Яр Чаллы - 4
3.    Әлмәт - 2
4.    Бөгелмә - 1
5.    Югары Ослан - 1
6.    Биектау - 2
7.    Яшел Үзән - 2
8.    Кукмара - 3
9.    Лениногорск - 1
10.    Түбән Кама - 9
11.    Питрәч - 1
12.    Саба - 2

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading