16+

Татарстанда ковидка каршы чараларны катгыйландырырга мөмкиннәр

СОVID-19 йоктыру буенча күрсәткечләр артып китсә, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе республикада коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация кертергә һәм бу чиргә каршы чикләүләрне катгыйландырырга мөмкин, дип кисәтте.

СОVID-19 йоктыру буенча күрсәткечләр артып китсә, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе республикада коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация кертергә һәм бу чиргә каршы чикләүләрне катгыйландырырга мөмкин, дип кисәтте.

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә авыручыларның саны күп булу сәбәпле, кайбер категорияләр өчен мәҗбүри вакцинация кертелгән, беренче чиратта хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла бу. Хакимият вәкилләре август уртасына хезмәткәрләрнең кимендә 60% ын вакциналаштырырга исәп тота.
Татарстанда да шундый вариант каралган.

"Бу вариант турында, һичшиксез, фикер алышынды, чөнки төбәкләр мондый төр чарага барырга мәҗбүр. Бүгенге көндә аерым категориядәге гражданнарны мәҗбүри вакциналаштыруны кертү өчен нигез күрмибез. Шул ук вакытта читтән йоктырып кайту очраклары бик күп булып, эпидемиологик вәзгыять  катлауланса, билгеле бер чаралар күрәчәкбез, хәтта мәҗбүри вакцинация кертүне дә кире какмаячакбыз ", - дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина.

Пандемия башыннан бирле республикада ковидның 21 998 очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә республикада COVID-19 йоктыруның 31 очрагы ачыкланган. Барысы да якыннан аралашканда йоктырылган. 13 кеше дәваханәгә салынган, 18 кеше өендә дәвалана.
Авыручыларның саны аз булуга карамастан, Роспотребнадзорда саклану чаралары турында онытырга ярамый, дип кисәтәләр.

"Республикада яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең читтән йоктырып кайтучылар хисабына катлаулану куркынычы бар, чөнки россиялеләр бер төбәктән икенче төбәккә рәхәтләнеп йөри һәм безнең бу өлкәдә бернинди чикләүләр дә юк", - дип аңлатты Патяшина.
Вәзгыять катлауланса, ә вакцинация акрын темплар белән бара икән, ведомство профилактик чаралар катгыйланачак, дигән версияне дә кире какмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading