16+

Татарстанда күп балалы гаилә янгын нәтиҗәсендә йортсыз калган

Янгын кичә, 20 апрельдә, 19.40 сәгатьтә Татарстанның Спас районы Три Озера авылында килеп чыккан.

Янгын кичә, 20 апрельдә, 19.40 сәгатьтә Татарстанның Спас районы Три Озера авылында килеп чыккан.

Ут бүрәнә йорттан өч метр ераклыктагы сарайда 19.40 да чыккан.
Хуҗа хатын бу вакытта өч баласы булган йорт эчендә булган, ә кечеләре җиде яшьлек малайлар ишегалдында уйнаганнар. Ләкин төтен чыгуын берәү дә сизмәгән. Шифр түбәнең шартлавын ишеткәч кенә, хатын ишек алдына караган һәм ут чыкканын күреп алган.

Ул шунда ук өлкән балаларны өйдән урамга алып чыккан, янгын частена шалтыраткан. Көчле җил янгынны вакытында сүндерергә мөмкинлек бирмәгән. Ут телләре сарайдан иске агач йортка, ә аннары яңа гына төзелгән яңа йортка күчкән.

Нәтиҗәдә, иске йорт һәм йорт алды корылмалары, яңа салынган өйнең түбәсе тулысынча янып беткән.
Бу бәла-казада кешеләр зыян күрмәгән.
Хәзер йортсыз һәм милексез калган күп балалы гаиләнең кайда яшәячәге турындагы мәсьәлә хәл ителә.
- Янгынның сәбәпләре билгеләнә, - дип белдергән район газетасы хәбәрчесенә Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге сорау алучысы Сергей Деманов. - Ут белән саксыз эш итү яки электр чыбыкларының кыска ялганышы төп сәбәп булырга мөмкин.

Фото: http://spas-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading