16+

Татарстанда күп укыйлар

Басма продуктны таратучылар ассоциациясе 2017 елның икенче яртыеллыгында зур нәтиҗәләргә ирешкән төбәкләрне бүләкләгән.

Татарстанда күп укыйлар

Басма продуктны таратучылар ассоциациясе 2017 елның икенче яртыеллыгында зур нәтиҗәләргә ирешкән төбәкләрне бүләкләгән.

Быел газета-журналларга яздыру кампаниясе лидерлары булып Чечня Республикасы, Курск өлкәсе һәм Татарстан танылган. Саннар белән әйткәндә, бер мең кешегә Чечняда – 354, Курск өлкәсендә – 330, ә Татарстанда 282 басма туры килә, дип яза pochta.ru. Исемлектәге унлыкка Төньяк Осетия – Алания, Кострома, Брянск өлкәсе, Чувашстан, Алтай Республикасы, Ставрополь крае һәм Амур өлкәсе керә.

Яздыру кампаниясен популярлаштыру ниятеннән игълан ителгән «Игелеклелек агачы» хәйрия акциясе халыкны газета-журналлар укырга өндәүдә төп инструмент булып кала бирә дигән фикердә тора «Россия почтасы» хезмәткәрләре. Акция 2015 елдан бирле үткәрелә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading