16+

Татарстанда күрше кызын тоткында тоткан экс-полиция хезмәткәренең мәете табылган

Чаллыда элек полициядә эшләгән кешенең мәете табылган. 2018 елның 1 июлендә аны федераль эзләү игълан ителгән иде.

Чаллыда элек полициядә эшләгән кешенең мәете табылган. 2018 елның 1 июлендә аны федераль эзләү игълан ителгән иде.

Экс-полиция хезмәткәре Айдар Галимов күршеләренең  кызын тоткында тотуда гаепләнә.

Ир кешенең мәетен Чаллының ГЭС бистәсендә агачка асылган килеш тапканнар. Мәет таркалырга өлгергән, гаепләнүче бер-ике ай элек үлгән, дип фаразлана. Аның өстендә хастаханәдән качкан вакыттагы киемнәр һәм кесәсендә паспорты булган.

Әлеге күңелсез хәл болайрак башланып китә. Берничә ел элек тәртибе өчен полициядә эшләүдән китәргә мәҗбүр булган Айдар Галимов, иртән күршеләренең ишеген шакыган, күрше кызы таныш кеше булгач, ишекне ачкан. Бу вакытта 11 яшьлек кызның әти-әнисе эштә булган. Күршесе шикәр сорый һәм кыз алып бирергә теләгәндә, артыннан килеп, ул наручниклар кидергән. Ир кеше аның тавышы чыкмасын өчен, авызын томалый һәм скотч белән ябыштырып, үз фатирына алып чыгып, урындыкка бәйләп куя, күзләрен томалый.

Берничә сәгатьтән ул кызны җибәрә һәм әти-әнисенә сөйләмәскә кушып: "бу шундый квест-уен" гына иде, ди. Тозактан котылган кыз барысын да әти-әнисенә сөйләп бирә һәм алар полиция чакырталар. Полиция килеп җиткәнче ир кеше веналарын кисеп, әлеге хәлне видеога төшерә. Хокук сакчылары ир кеше ишекне ачмагач, аны үзләре ачып керәләр һәм әлеге канлы күренешкә тап булалар.

Үзенә зыян салучыны хастаханәгә озаталар, ләкин ул анда бер көн дә тормый, кача. Шуннаң соң федераль эзләү игълан ителә, әмма ир кешенең шул көннән соң эзенә төшә алмаулары турында яза chelny-biz.ru.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading