16+

Татарстанда кулланылмый яткан 113 мең гектардан артык җир ачыкланган

Узган ел Татарстанда кулланылмый яткан 113 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җире ачыкланган.

Узган ел Татарстанда кулланылмый яткан 113 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җире ачыкланган.

Шуның 45 мең гектары әйләнешкә кертелгән.  

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илнур Галиев Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе һәм Россия фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында республика өчен аеруча актуаль булган проблеманы искә алды.  

Белгәнегезчә, 2015 елдан бирле Россельхознадзор авыл хуҗалыгы җирләренә мониторинг үткәрә. Узган елда республикада кулланылмый яткан 113 мең гектардан артык җир ачыкланган. Соңгы биш ел дәвамында кулланылышка кертелгән иң күп җирләр Югары Ослан районына карый (9 907 га). икенче урында – Әгерҗе (5 207 га), өченчедә – Түбән Кама (4 390 га). 

– Һәр районда муниципаль җир контроле буенча семинарлар узды. Аның нәтиҗәсендә идарәгә 133 акт җибәрелде. Әмма шул ук вакытта бер генә акт та  юлламаган районнар бар. Бу әлеге районнарда җир контроле буенча эш кирәгенчә бармый дигән сүз, – диде ул.  

Җир законнарын бозучыларга җаваплылыктан качарга мөмкинлек бирә торган иң актуаль проблемалар исә – җирне бер тапкыр сөреп алу, аренданың кыска сроклы килешүләрен төзү, җир кишәрлекләренә хокукы булганнарны алыштырып тору. Шунлыктан намуссыз хуҗалардан җирне тартып та алып булмый икән.   

– Узган ел безнең тарафтан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Лаеш районындагы физик затлардан җир кишәрлекләрен алу өчен барлыгы биш материал җибәрелде. Әмма бүген гамәлдә булган канунның кимчелекләре барлыгын исәпкә алсак, бу участокларның суд тарафыннан тартып алыначагы икеле. Яхшы хәбәр дә бар. Хәзерге вакытта яңа закон проекты эшләнде. Ул кабул ителгәннән соң тартып алу механизмы гадирәк һәм аңлаешлы булыр дип өметләнәбез, – диде Илнур Галиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading