16+

Татарстанда – Кыр көне

Кичә Лаешта «Татарстанда кыр көне – 2018» Идел буе агротехник күргәзмәсе ачылды, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Татарстан дүртенче тапкыр кыр форматында үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары өлкәсендә казанышларны күрсәтә. Ике көн дәвамында барган күргәзмәдә Россиянең 21 төбәгеннән, шулай ук Беларусь респуб­ликасыннан, Венгриядән 150 компания, әйдәп баручы чит ил компанияләре вәкиллекләре катнаша.

Күргәзмәдә югары сортлы авыл хуҗалыгы культуралары, нәтиҗәле ашламалар, үсемлекләрне саклау чараларыннан алып туфрак эшкәртү һәм терлек азыгы җыю техникаларына кадәр бар иде.

Үсемлекчелек блогында җирле селекция авыл хуҗалыгы культураларының дистәләгән яңа сортлары һәм гибридлар, яңа технологияләр, үсемлекләрне саклау буенча экологик куркынычсыз чаралар, яңа төр ашламалар тәкъдим ителгән.

«Агросәнәгать комплексында инженер-техник тәэмин ителеш» блогында Россия һәм чит ил брендлары аграр техникасын күрергә була. Авыл хуҗалыгы машиналары – тракторлар, культиваторлар, салам ваклагычлар, сиптергеч техникалар агротехнологик «тест-драйв» узачак. Күргәзмәдә беренче тапкыр газ мотор ягулыгындагы техника күрсәтелгән.

«Терлекчелек» блогында комби­азык җитештерүчеләр, терлекчелек фермалары өчен җиһазлар, терлек азыгы әзерләү техникасы тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, күргәзмә кысаларында мөгезле эре терлек үрчетү буенча технологлар арасында 40нчы республика конкурсы, нәсел эше буенча селекционер-зоотехниклар конкурсы узачак. Бәйгедә районнарда җиңгән 43 белгеч көч сынашачак. Аларга көтүлекне яңарту, терлек ашату, сыер һәм таналарны бозауларга әзерләү, мөгезле эре терлекне ясалма орлыкландыру буенча практик күнекмәләрне күрсәтергә кирәк булачак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading