16+

Татарстанда кырау төшүе көтелә

-1 градуска кадәр кырау төшәчәк

-1 градуска кадәр кырау төшәчәк

Якшәмбе көнне Татарстан Республикасы территориясендә янә кырау төшү һәм җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кайбер районнарда туфракта -1 градуска кадәр кырау төшәчәк», - диелә хәбәрдә.

Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading