16+

Татарстанда кызларын көчләп яшәүче ир-атны кулга алганнар

Ир-ат үз гаебен танымаган, аны сак астына алганнар.

Татарстанда кызларын көчләп яшәүче ир-атны кулга алганнар

Ир-ат үз гаебен танымаган, аны сак астына алганнар.

Татарстанда Осиново бистәсендә яшәүче 43 яшьлек ир-атны балаларны мәсхәрәләүдә һәм җәберләүдә гаеплиләр, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Тикшерү фаразлаганча, 2012 елдан 2020 елга кадәр ир-ат 1998 елда туган үги кызын күп тапкырлар көчләгән һәм кыйнаган. Моннан тыш, ул аның шәхси документларын, кызының туу турындагы таныклыгын юкка чыгара һәм ике телефонын вата.

Болардан тыш, шул ук вакытта ул 2000 елда туган тагын бер үги кызына һәм аның 2004 елда туган кызына карата сексуаль характердагы гамәлләр кыла һәм кыйный. Ул шулай ук үзенең кечкенә кызын, улын һәм гражданлык нигезендә яшәүче хатынын җәберли.

Ир-атка карата сексуаль характердагы көчләү, газаплау, көчләү гамәлләре, документларны юк итү һәм чит милеккә зыян салу буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен танымаган, аны сак астына алганнар. Җинаять эшен алга таба карап тикшерү өчен Яшел Үзән шәһәре судына җибәргәннәр, дип яза Татар-информ

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading