16+

Татарстанда әле 2043 елга кадәр шакылдыйбыз

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру һәм эксплуатация идарәсе җитәкчесе Айрат Галләмов быелгы пландагы эшләр белән таныштырды.

Татарстанда әле 2043 елга кадәр шакылдыйбыз

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру һәм эксплуатация идарәсе җитәкчесе Айрат Галләмов быелгы пландагы эшләр белән таныштырды.

Республика буенча күп фатирлы 942 йортка капиталь ремонт ясала. Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарында күп фатирлы йортлар инде тулысынча төзекләндереп бетерелде. Татарстанда күп фатирлы йортларны комплекслы төзекләндерү программасы 30 ел вакытка исәпләп кабул ителгән, 2043 елга кадәр шакылдыйбыз да шакылдыйбыз әле.

Капиталь ремонт өчен торак мәйданның һәр квадрат метры исәбеннән 5 сум 85 тиен түләү алына. Бу таләп яңа йортлар, капиталь төзекләндерү үткәрелгән йортлар һәм бәхет сәгате сукканны көтеп, чиратта торган торак фонд өчен мәҗбүри.

– Быел күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә 5 миллиард 852 миллион 702 мең сум тотыла. Шуның 1 миллиард 026,69 миллион сумы-республика бюджетыннан, ә 3 миллиард 743,77 миллион сумы – кешеләрнең коммуналь түләү акчалары һәм 1 миллиард 82,24 миллион сумы муниципаль берәмлекләрнеке, – диде Айрат Галләмов.


Автор фотосы

Мәгариф тармагында быелгы пландагы 29 учреждениедән 3се төзекләндерелгән инде, ә 26 бинада әле ремонт бара. Мәктәп-интернатларда (9 бина) капиталь ремонт үтәлеше бүгенгә 11,5 процентны тәшкил итә.

Республикада быел 112 балалар бакчасы яңартылырга тиеш, хәзергә 107 бакча бинасында эш башкарыла. Марс һәм Старочукалинский (Чүпрәле районы), «Әллүки» (Чаллы), «Ромашка» (Кайбыч) һәм Апас районындагы Олы Күккүз авылы балалар бакчасында төзекләндерү инде башкарылган.

Ресурс үзәкләренә (15 учреждение) 681,379 миллион сумлык ремон үткәреләчәк, 14 бинада эш бара.

Татарстан Президенты башлангычында республикада балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Быел янә 10 лагерь төзекләндерелә.

Үсмерләр клубларын (26 бина) төзекләндерү өчен 100 миллион сум тәгаенләнгән. Әлмәттәге «Импульс», Түбән Камадагы «Клевер», «Энергия», «Азамат» һәм «Ровесник» клубларында эш тәмамланган. Түбән Камадагы «Алан» яшьләр үзәге белән Зәйдәге «Яшьләр үзәге» биналары да яңарыш кичергән. Республикада 9 яшьләр үзәге капиталь төзекләндерелә.

Авыл клубларын капиталь ремонтлау буенча программа да республика Президенты тәкъдимендә башланган иде.

– 2015 елдан башлап 156 авыл клубы яңартылды. Быелгы исемлеккә тагын 40 бина алынды, мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү дәвам итә, – диде Айрат Галләмов.

Районнардагы җирле үзидарәләр, муниципаль архив һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына, шулай ук ветеринария корылмаларына да капиталь ремонт үткәрелә.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading