16+

Татарстанда М12 төзелешендә самосвал чокырга очып төшкән - 27 яшьлек машина йөртүче һәлак булган

Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, Кайбыч районында самосвал чокырга очып төшкән.

Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, Кайбыч районында самосвал чокырга очып төшкән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, йөк машинасы М12 трассасы төзелешендә эшләгән. Бозлавык аркасында идарәне югалтып, машина зур биеклектән чокырга очып төшкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алынган җәрәхәтләрдән 27 яшьлек машина йөртүче урында ук һәлак булган.

"Шәһри Казан" газетасы журналисты әлеге фаҗига турында тулырак мәгьлүмат алу өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә һәм  Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенә мөрәҗәгать итте.

Исегезгә төшерәбез, ике көн элек Татарстанның Лаеш районында М12 трассасы өчен Идел аша күпер төзелешендә 47 яшьлек эшче һәлак булган иде. Мәрхүм 10 метрлы биеклектән егылып төшә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading