16+

Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган тагын бер егетне соңгы юлга озаттылар

Альберт Илдус улы Сатдыков 2001 елның 23 сентябрендә Тәтештә туган.

Альберт Илдус улы Сатдыков 2001 елның 23 сентябрендә Тәтештә туган.

Тәтештә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Альберт Сатдыковны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта района газетасына сылтама белән "Интертат" хәбәр итә. Укчы-зенитчы Альберт Сатдыков һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Альберт Илдус улы Сатдыков 2001 елның 23 сентябрендә Тәтештә туган, Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжында укыган. «Ватаныбыз өчен авыр чорда тыныч кешеләрне һәм Россиянең куркынычсызлыгын саклауга басты», – диелгән районның рәсми сайтында.

Аны соңгы юлга озату мәрасимендә район башлыгы Рамис Сафиуллов, муниципелитетлар советы берлеге җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, хәрби комиссар Фәнис Гарифуллин катнашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading