16+

Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган 37 яшьлек хәрби белән хушлаштылар

Минзәлә районы Дәвек авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган 37 яшьлек хәрбине соңгы юлга озаттылар.

Минзәлә районы Дәвек авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган 37 яшьлек хәрбине соңгы юлга озаттылар.

Алмаз Фәррахов узган елның декабрендә һәлак була, дип хәбәр итә “Минзәлә-информ”.

Минзәлә районы Дәвек авылында махсус хәрби операциядә катнашкан 37 яшьлек Алмаз Фәррахов белән хушлашу булды. Матәм митингына барлык Дәвек авылында яшәүчеләр һәм районнан да бик күп кеше җыелган.

Корал тотып Ватаныбыз иминлеген саклау юлын сайлаган каһарман егет – Дәвек авылы оныгы, үзе исә Яр Чаллыда туган. Шулай да аны авылдашлары үз авылларының, Минзәлә районының кыю улы, дип атыйлар. 2022 елның октябреннән махсус хәрби операциядә катнаша.

Алмазның әти-әнисе, туганнары, якыннары, балалары кайгысын уртаклашып, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов:

- Ул безнең хәтердә мәңгегә герой булып сакланыр, - диде.

Мәрхүм белән хушлашырга Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов та килгән. Ул Алмазны Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстанның горурлыгы дип атады. Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров Алмаз кебек илебез тынычылыгын саклаучы ир-егетләрне алдагы буынннар өчен патриотизм үрнәге булуын билгеләп үтте, ә район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков барлык мөселман дине кагыйдәләренә туры китереп, мәрхүмне соңгы юлга озатуны үткәрде. дип яза "Минзәлә Информ" 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading