16+

Татарстанда машина йөртү стажы ике елга тулмаганнар катнашындагы һәлакәтләрдә 30 кешенең гомере өзелгән, 500е имгәнгән

Республикада узган ел машина йөртү стажы ике елга тулмаганнар катнашындагы 361 авариядә 30 кешенең гомере өзелгән, 500 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган. Быелның биш аенда шундый ук автоһәлакәтләрдә 10 кеше үлгән, 188е имгәнгән.

Республикада узган ел машина йөртү стажы ике елга тулмаганнар катнашындагы 361 авариядә 30 кешенең гомере өзелгән, 500 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган. Быелның биш аенда шундый ук автоһәлакәтләрдә 10 кеше үлгән, 188е имгәнгән.

- Тәҗрибә булмау үзен нык сиздерә, - ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдерахманов.
Транспорт чарасын яңа гына идарә итә башлаган кайбер кешеләрнең руль артындагы мәгънәсез кыланмышларын, тизлекне арттыруларын, иминлек каешын беркетмәүләрен, сабыйны махсус урындыксыз алып баруларын «башка сыймаслык гамәл» дип атады ул.

Безгә - журналистларга, коточкыч видеоязмалар һәм фоторәсемнәр күрсәтелде. Мәсәлән, быелның март аенда Яшел Үзән районында машина йөртү стажы нибары унбер ай булган 23 яшьлек гаҗәеп чибәр кыз «Дэу-матис» руле артында онлайн-репортаж биреп бара. Камерага карап җырлый, сикергәли-боргалана, юлга игътибары гомумән юк. Ахыры - фаҗига: кыз бәрелеп үлә. Май аенда Түбән Кама районында машина йөртү стажы бер елны тәшкил иткән ир-ат катнашындагы авариядә өч кешенең гомере өзелә. Шул ук май аенда Мамадыш районында ел ярымлык стажы булган йөртүченең дә ВАЗ-2110 автомобилендә баруы - соңгы сәфәре.
Йөртү стажы ике елга тулмаганнарның кайберләре әле спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыра. Узган ел шундый 18 авариядә өч кешенең гомере өзелгән, 31 кеше имгәнгән.

Республиканың баш автоинспекторы Ленар Габдерахманов транспорт чарасын яңа идарә итә башлаган кешеләрне тизлекне арттырмаска, ә тәҗрибәлеләрне «яшьләргә» игътибарлылык һәм теләктәшлек күрсәтергә чакырды.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading