16+

Татарстанда машина йөртүче 3 мәктәп баласын бәрдергән (ВИДЕО)

Түбән Камада 67 яшлек машина йөртүче "Лада Гранта" машинасы белән өч мәктәп укучысын бәрдергән.

Түбән Камада 67 яшлек машина йөртүче "Лада Гранта" машинасы белән өч мәктәп укучысын бәрдергән.

Каршы як полосада автобус каплап тору сәбәпле, ир кеше җәяүлеләр юлы аша йөгереп чыккан бишенче сыйныфта укучы балаларны күрми кала. Шулай ук аның светофорның кызыл төсе янганда машина белән идарә итүе дә билгеле булган.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 11 яшьлек кыз баланың башына һәм умыртка баганасының муен өлешенә, 12 яшьлек малайның биленә һәм өченче баланың тез сөягенә зыян килгән.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading