16+

Татарстанда мәҗбүри вакцинация кертеләчәкме?

Мәскәү мэры Сергей Собянин башкаладагы коронавирус вазгыятен драматик дип атады һәм аерым категория гражданнар өчен Covid-19 инфекциясенә каршы өлешчә мәҗбүри вакцинация кертте

Татарстанда мәҗбүри вакцинация кертеләчәкме?

Мәскәү мэры Сергей Собянин башкаладагы коронавирус вазгыятен драматик дип атады һәм аерым категория гражданнар өчен Covid-19 инфекциясенә каршы өлешчә мәҗбүри вакцинация кертте

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән мәҗбүри вакцинация кертү планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләре өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында баш дәүләт санитар табибының карарын чыгару планлаштырылмый. Мондый вариант каралмый», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Роспотребнадзорда республикада Covid-19дан вакцинация профилактик прививкалар календаре буенча, иреклелек принцибын үтәп, эпидемиологик күрсәткечләр буенча уза, дип өстәделәр.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәү мэры Сергей Собянин башкаладагы коронавирус вазгыятен драматик дип атады һәм аерым категория гражданнар өчен Covid-19 инфекциясенә каршы өлешчә мәҗбүри вакцинация кертте, дип яза Татар-информ.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин да мәҗбүри вакцинация булмаячак дип белдергән иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading