16+

Татарстанда медицина хезмәткәрләре өстәмә түләүләр алачак

Татарстанда медицина хезмәткәрләре өчен социаль түләүләр кертелде.

Татарстанда медицина хезмәткәрләре өчен социаль түләүләр кертелде.

Алар мәҗбүри медицина иминияте база программасына кермәгән ашыгыч медицина ярдәме һәм беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүчеләргә, шул исәптән төп авыру буенча диспансер күзәтүен күрсәтүчеләргә кагыла.
ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, медицина учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары акча алмаячак. Түләү ТР сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт оешмалары медикларына каралган.

Әйтик, профилактик максат белән гражданнарга хезмәт күрсәтүче табиблар ай саен иң күп акча алачак — 14,5 мең сум. Ә иң аз түләү — 4,5 мең сум — ашыгыч ярдәмнең кече медицина персоналына һәм территориаль-участок принцибы буенча беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче оешмаларга түләнә.

Түләүләр төбәк бюджетыннан биреләчәк. Бу процессны Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы контрольдә тотачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading