Республиканың туристлык буенча дәүләт комитеты, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, Татарстанда медицина туристлыгын үстерү юнәлешендә эшчәнлек башлады.
Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, хәзер башта Россия төбәкләренә, ә инде соңрак чит илләр базарына тәкъдим итәргә мөмкин булган медицина хезмәтләре тупланмасы барлана.
Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев хезмәт күрсәтүнең сыйфатына ныклы игътибар бирү зарурлыгын искәртте.
- Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына канәгатьсезлек белдерүчеләр шактый, - диде ул.
Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев бу фикерне кабул итмәде.
- Медицина хезмәте сыйфатыннан тулысынча канәгать булган бер генә ил дә юк, - диде ул. - Татарстанда югары технологияле медицина барлыкка килде, күрше-тирәдәге кайбер төбәкләрдә бу юк. Безнең мөмкинлекләр зуррак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар