16+

Татарстанда менталь үсеше үзенчәлекле кешеләр өчен "балалар бакчалары" ачылачак

Татарстанның сигез районында менталь үсеше үзенчәлекле кешеләр өчен "балалар бакчалары" ачылачак.

Татарстанның сигез районында менталь үсеше үзенчәлекле кешеләр өчен "балалар бакчалары" ачылачак.

Бу хакта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреевка хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, мондый төр учреждениеләр Казанда, Мамадыш, Сарман, Зәй, Чистай, Алабуга районнарында, Яр Чаллыда һәм Баулыда барлыкка киләчәк.
Юлия Абдреева сөйләгәнчә, алар кешеләргә социализациядә ярдәм итү өчен кирәк. Ул шулай ук җәйнең беренче көнендә Казанда 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге менталь менталь үсеше үзенчәлекле кешеләр өчен көндезге бүлекнең ачылуын искәртте.

Абдреева билгеләп үткәнчә, мондый учреждение инде үз нәтиҗәләрен китерә, чөнки менталь менталь үсеше үзенчәлекле кешеләрнең туганнары бу учреждениедә булганнан соң уңай нәтиҗәне билгеләгәннәр. Сүз уңаеннан, мондый бүлекләрне ачу «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading