16+

Татарстанда мәгариф объектларын төзекләндерү тулы көченә бара

Татарстан Республикасында мәгариф объектларын – урта белем бирү оешмаларын, мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. 2018 елда исемлеккә 28 урта белем бирү оешмасы кергән. Алар арасында - 16 муниципаль мәктәп һәм 12 коррекцион белем оешмасы бар. Шулай ук 94 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында да ремонт үткәреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Төзелеш министры белдергәнчә, 14 июньгә 16 муниципаль мәктәпнең 13ендә эшләр алып барыла. 3 объектта эшләр төгәлләнгән. Барлык коррекцион мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү эшләре бара.

94 мәктәпкәчә белем бирү оешмасының 89ында капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. 5 объектта эшләр тәмамланган.

Ирек Фәйзуллин балалар сәламәтләндерү лагерльларын төзекләндерү турында да сөйләде. Республика ресурс үзәкләрендә (көллиятләрдә) капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү һәм барлыгы 28 яшүсмерләр клубының материаль базасын ныгыту планлаштырылган.

Ирек Фәйзуллин шулай ук 2018 елда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча эшләр турында сөйләде. 45 муниципаль берәмлектә 58 объектны төзекләндерү планаштырыла.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading