16+

"Татарстанда милли сәясәткә игътибар зур"

Татарстанлыларның 81,2 проценты республикадагы милләтара мөнәсәбәтләргә уңай карый. Республика халкының 82,3 проценты милли билге буенча хокуклары кысылу очраклары белән очрашмаган.

Татарстанлыларның 81,2 проценты республикадагы милләтара мөнәсәбәтләргә уңай карый. Республика халкының 82,3 проценты милли билге буенча хокуклары кысылу очраклары белән очрашмаган.

Казан университеты каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советы утырышында Мәскәүдән видеотрансляция аша катнашкан Россия Фәннәр академиясе Социология институтының милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева шундый саннар китерде.

- 2016 елның икенче ярты еллыгында уздырылган тикшеренүләргә караганда, Татарстанда яшәүче халык милләт һәм динара мөнәсәбәтләрдә киеренкелек тоеп яшәми. Монда республика җитәкчелегенең милли сәясәткә игътибары зур һәм Татарстанның икътисади яктан алга киткән төбәк булу факты да саллы роль уйный. Әмма шул ук вакытта халык милләтара мөнәсәбәтләрнең какшау ихтималы барлыгын да күз уңыннан ычкындырмый. Милләтара мөнәсәбәтләрне какшату куркынычы булган сәбәпләр дип сораштырылучылар мигрантларның артуын, аларның тәртипсезлекләрен, хезмәт базарындагы көндәшлекне атаган, - диде ул.
Эксперт советы секретаре, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков сүзләренчә, икътисади кризис булуга карамастан, республика халкы иртәгәсе көненә оптимизм белән карый. Сораштырылучыларның яртысы (49 проценты), рес­публикада вазгыять яхшыра бара, дип саный. 13 проценты исә, киресенчә, дигән фикердә тора. 34 проценттан артыгы, вазгыятьне тотрыклы, дип бәяли.

- Халыкны борчыган проблемалар булып торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артуы, товарларга бәяләрнең югары булуы, ә хезмәт хакының кими баруы тора, - ди ул.

Ә менә халыкның ил җитәкчелегенә ышанычы зур. Россия Президенты Путинга ышаныч белдерүчеләр 84,3 процент булса, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка - 79,6 процент.
Татарстанның экстремизм, дискриминация һәм ксенофобияне өйрәнү үзәге җитәкчесе Вадим Козлов республикадагы дини вазгыять турында сөйләп үтте. Рес­публика халкының 80,1 проценты дини өлкәдәге вазгыятьне тыныч дип саный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading