16+

Татарстанда мөмкинлекләре чикле булганнар коляска һәм подгузникларны онлайн заказ биреп ала алалар

Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль иминият фонды үзизоляцияләү чорында. ташламага ия булган гражданнарга коляска һәм подгузникларны өйләренә китереп бирә.

Татарстанда мөмкинлекләре чикле булганнар коляска һәм подгузникларны онлайн заказ биреп ала алалар

Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль иминият фонды үзизоляцияләү чорында. ташламага ия булган гражданнарга коляска һәм подгузникларны өйләренә китереп бирә.

  Татарстан буенча РФ Социаль иминият фонды матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә үзизоляцияләү режимы вакытында кирәкле булган тернәкләндерү чараларын интернет аша гына, ягьни онлайн заказ биреп алу мөмкинлеге бар.

"Карантин вакытында реабилитацияләү өчен техник чаралар яки протез-ортопедик эшләнмәләр кирәклеге пәйда булгач, иминият фонды әлеге товарларны читтән торып кына заказ биреп алырга тәкьдим итә", - дип хәбәр итә ТР буенча социаль иминият фонды матбугат хезмәте.
 

Гаризаны кулдан тутырырга, кирәкле документларның күчермәләрен: паспортны (беренче битне һәм теркәлүне), СНИЛС, МСЭ, ИПР белешмәләрен - теркәлгән техника белән индивидуаль реабилитацияләү программасы буенча тутырырга һәм түбәндәге адреска җибәрергә: Казан, К. Наджми ур., 2/39. Шулай ук Фонд мохтаҗларны подгузниклар һәм биләүләр белән өзлексез тәэмин итә, моннан тыш реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү буенча дәүләт контрактына эләккән барлык кешеләрне, мәсәлән, кресло-качалкалар кирәк булган очракта, өйләренә кирәкле эшләнмәләрне алачак.

"Үзизоляцияләү чорында да барлык бу эшләнмәләрне тәэмин итүчеләр мөмкинлекләре чикле булганнарга йортларына чаклы китереп бирәләр", - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading