16+

Татарстанда мобилизацияләнгән кешеләрнең туганнарына психологик ярдәм күрсәтеләчәк

Мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаилә әгъзалары өчен психологик ярдәм төркеменә язылу ачылган.

Мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаилә әгъзалары өчен психологик ярдәм төркеменә язылу ачылган.

Бу төркемдә Казан еархиясенең «Юаныч» («Утешение») психологик ярдәм хезмәтенең тәҗрибәле психологлары эшләячәк.

Белгечләр индивидуаль психодиагностика ясаячак һәм кеше үзенең стресс дәрәҗәсен белә алачак. Барлык катнашучыларга да теоретик материал, шулай ук практикада өйрәнеләчәк күп күнегүләр биреләчәк.

Әлеге төркем октябрьдә, кичке вакытта, атнага бер тапкыр (билгеле бер көн, хәзерге вакытта билгеләнә) эшләячәк. Ул Казанда Мәскәү урамы, 39 нчы йорт адресы буенча «Юаныч» («Утешение») психологик ярдәм хезмәтендә үткәреләчәк. Ярдәм бушлай.

Төркемгә керү өчен сез whatsapp та телефон аша языла аласыз– 8 904 667 21 44.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading