16+

Татарстанда мөселман телеканалы эшли башлый

Ел азагына кадәр Татарстанда мөселман телеканалы эшли башлар дип көтелә. Бу хакта бүген журналистларга Болгар ислам академиясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Ел азагына кадәр Татарстанда мөселман телеканалы эшли башлар дип көтелә. Бу хакта бүген журналистларга Болгар ислам академиясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе бүген анда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы пленар утырышында катнашты, дип хәбәр итә Татар-информ.

"Хәзерге вакытта мөселман телеканалының контенты эшләнә. Телеканал тиздән, әлегә Интернет аша, эшли башларга тиеш. Яңа елга кадәр, иншаллаһ, гамәлгә ашар", - диде мөфти.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading