16+

Татарстанда музейлар көнендә нинди чаралар узачак?

18 май – Халыкара музейлар көне. Ул көнне төрле программалар ачылачак һәм күп кенә музейларга бушлай кереп булачак.

18 май – Халыкара музейлар көне. Ул көнне төрле программалар ачылачак һәм күп кенә музейларга бушлай кереп булачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.

— Һәр ай саен бездә бушлай музейга керү көне үткәрелә. Гадәттә, мондый көннәрдә ишек каршында чират барлыкка килә. Әлбәттә, бу оешмалар өчен зур йөкләнеш, әмма халыкта музейларга карата кызыксыну булу – зур сөенеч. Шундый көннәрдә музейга килүче кешеләргә үтенечем бар: зинһар, түземле булсагыз һәм биредә эшләүчеләрне аңларга тырышсагыз иде, – диде Фәйзрахманов татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп.

18 майда Милли музей һәм аның филиалларына бушлай кереп булачак. Милли музейда бу көнне “Татарстан почтасы” тартмасы куелачак. Һәрбер теләге булган кеше шул урыннан ук открытка җибәрә алачак. 
– Төрле гаджетлар һәм смартфоннар чорында үз кулың белән якыннарыңа теләк язу – тансык күренеш, - дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Алиса Вяткина. – Без Музейлар төнен 21 майда үткәрергә ниятләгән идек, әмма билгеле сәбәпләр аркасында, Милли музейда ул 27 майга күчерелде. Һәр Музей төненең үз темасы була. Быелгы төп тема – “Чишмә башы”. Озак уйлагач һәм фикер алышканнан соң, аны Петр I гә багышларга булдык, чөнки Россиядәге беренче музей –  Петр I Кунсткамерасы. Бу музей эше өчен-чишмә башы. 27 майда шул чорның музыкасы уйнатылачак, биюләр буенча мастер-класслар оештырылачак. Һава торышы әйбәт булган очракта, теләк белдерүчеләр ишегалдында сакалларын кырдыра һәм моның өчен Петр I заманындагы кебек жетон алырга да мөмкин булачак, – дип аңлатты Алиса Вяткина. 

Филиалларда Музей төненең датасы үзгәрешсез калган. Ул 21 майда үткәреләчәк. Анда да бик күп кызыклы чаралар каралган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading