16+

Татарстанда ноябрь аенда нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар Татарстанда ноябрь аенда температура һәм явым-төшемнәр буенча фаразларын җиткерде, дип яза “Татар-информ”.

Синоптиклар Татарстанда ноябрь аенда температура һәм явым-төшемнәр буенча фаразларын җиткерде, дип яза “Татар-информ”.

Ноябрьдә Татарстанда айлык уртача һава температурасы климат нормасына якын булачак. Республика буенча бу күрсәткеч -2,7 градуска, ә Казан буенча - 2,5 градуска тигез, дип ачыклык кертәләр ТР Гидрометеоүзәктә.

Явым-төшемнәр шулай ук нормага якын булыр дип көтелә. Казан өчен бу күрсәткеч 45 мм тәшкил итә, Татарстан өчен тулаем алганда түбәнрәк - 38 мм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading